Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче Гөлсинә Абдулла кызы Галләмованың 85 яшьлек юбилее

16 февраля 2024, 10:30

343

0

0

Олы Ачасырда яшәүче Гөлсинә Абдулла кызы Галләмованың 85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, сабыр, кешелекле, бар булган күңел җылысын безгә – балаларына бирүче әниебезгә нинди генә сүзләр әйтсәк тә аз булып сыман. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, якыннарыңның игелеген, рәхәтен күреп, безне сөендереп гомер итәргә язсын.

Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.

Яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев