Олы Ачасыр авылында яшәүче Илсөя Хәйдәр кызы Исламова күркәм юбилеен билгели
Кадерлебез, ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Киләчәктә дә һаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар, һәр көнгә шөкер итеп яшәргә насыйп булсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни!
Мәңге яшә, әни, авырмыйча,
Сер бермичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
Яратып, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, киявең һәм оныкларың.
Нет комментариев