Кадерле әтиебез, сине олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган олы рәхмәтебезне шушы котлау юллары аша кабул итеп алчы.
Көзге яфраклар алтыннан
Бизәк коя.
Алар да бүген әтине котлый гүя.
Гомер буе тир тамызган,
Хезмәт иткән.
Тормыш юлың бик күпләргә
Үрнәк күптән.
Синең җылың җитә, әти, һәммәбезгә.
Синең янга кабат җыя,
Рәхмәт көзгә.
Олы ихтирам һәм иң изге теләкләр белән, балаларың Гомәр, Гөлнур, Илнур, Гөлшат гаиләләре.
Нет комментариев