Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Хәбибулла кызы Хәмидуллинаның олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее!

29 сентябрь 2025, 10:05

176

0

0

Олы Ачасыр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Хәбибулла кызы Хәмидуллинаның олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее!

Безнең иң кадерле кешебез – газиз әниебезнең туган көне. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Һәрберебезне белемле итеп, олы тормыш юлына бастырдың. Хәер-фатихаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Кайгы-хәсрәт күрми, без балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп, ныклы сәламәтлек белән, бик озак яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез. Якты йөзең күңелләребезне яктырта, акыллы киңәшләрең авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, һәрвакыт безнең өчен борчылып яшәвең көч бирә.

Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.

Иң изге теләкләр белән, 5 балаң, кияүләрең, киленнәрең, 10 оныгың, 7 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев