Норлат авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Роза Галимулла кызы һәм Әхмәт Әхәт улы Мантовларның тормыш коруларына март аенда 45 ел була
Әти-әни! Сезне шушы зур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, татулыкта-тигезлектә бер-берегезне хөрмәт итеп яшәвегезне телибез. Сез үзегезнең гомер юлыгызны җитәкләшеп, бәхетле картлыкка таба озын, озак һәм истәлекле итеп, парлап атлагыз. Чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз – атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!
Кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев