Норлат авылында яшәүче газиз кешебез Гөлсинә Хәбир кызы Йосыпованың 29 сентябрьдә 75 яшьлек күркәм юбилее
Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрми, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп, ныклы сәламәтлек белән яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Яратып, хөрмәт итеп, балаларың һәм туганнарың.
Нет комментариев