Норлат авылында яшәүче Фәния Закир кызы Ганиеваны 88 яшьлек гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз
Кадерле әниебез, олы яшьтә булсаң да, син гел хәрәкәттә, күпләр өчен үрнәк булып торасың. «Өмет» волонтерлар штабының алыштыргысыз ярдәмчесе буларак: «Ничек түзеп ятыйм, әле шөкер, кул-аякларым йөри, хәрби операция тизрәк бетсен дә, киткәннәр исән-сау кайтсын», – дигән теләктә янып яшисең. Әни, алга таба да тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүеңне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга,
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Сиксән сигез яшең тулганда.
Яратып, кызларың Ләлә, Лилия, оныкларың, оныкчыкларың һәм барча туганнар да кушыла.
Нет комментариев