Наратлы авылында туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче Фәргать Сабирҗан улы Таһировның 1 гыйнварда 85 яшьлек юбилее
Шулай ук тормыш иптәше Фирания белән гомер итүләренә 59 ел була.
Кадерле әтиебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, картлыгың тынычлыкта һәм саулыкта үтсен.
Котлы булсын, әти, юбилеең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең алдагы көннәрең.
Син булганга күрә, әти,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына!
Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Фирания, улың Илшат, киленең Гөлнара, оныкларың Булат, Илнара, күршең Мәдинә һәм барлык туганнарың кушыла.
Нет комментариев