Мулла Иле авылында туып, шунда гомер итүче Гөлназ Рухулла кызы Гыйззәтуллинага 13 гыйнварда 50 яшь тулды

Хезмәттәшебез, дустыбыз Гөлназ! Олы бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа озын гомер, сәламәтлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, Алмаз белән бергә балалар рәхәтенә төренеп, оныклар куанычына сөенеп, сау-сәламәт булып яшәргә язсын сиңа.
Сәламәт бул, күңелең тыныч булсын.
Юбилей ул шатлык тәхете.
Насыйп булсын сиңа киләчәктә,
Оныкларың сөеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.
Сине хөрмәт итеп һәм яратып, дусларың: Рәзинә, Зилә, Эльмира.
Нет комментариев