Мулла Иле авылында яшәүче, Сафин Зөфәр Әхмәтгәрәй улын - 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Әтиебез! Гомереңнең катлаулы юлы инде узылган, алдагы тормышың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхет, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның, мәрхәмәтлелеген, ихтирамын тоеп, әниебез белән белән пар канатлы булып, озын – озак гомер кичерүеңне телибез.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.
Без бәхетле җирдә син булганга,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт
Кайгы-хәсрәт юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Бергә матур итеп, куанып яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда!
Иң изге теләкләр белән әниебез,кызларың,кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев