Поздравления

Мулла Иле авылында яшәүче кадерле кодабыз Хәлим Сәлимгәрәй улы Гарифуллинның 29 июльдә туган көне - юбилее

  • Кода, без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, кодагыебыз белән бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, муллыкта, шатлыкларга төренеп, балаларның, оныкларның рәхәтен күреп, озын-озак гомер итәргә язсын. Гел шулай көләч, ягымлы, ярдәмчел, юмарт булып кал.
  • Гомерең хәзинәсенә
    Өстәлде тагын бер ел,
    Моңайма еллар үтә дип,
    Елмай син - бәхетле бул!
    Котлы булсын бәйрәмең,
    Тыныч булсын күңелең,
    Шатлык-сөенечләр белән
    Тулы булсын гомерең!
  • Иң изге теләкләр белән, Бәчек авылында яшәүче кода-кодагыең.

Нет комментариев