Мулла Иле авылында яшәүче Фирдус Гусман улы Шәкуровның 7 октябрьдә 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын, бәрәкәтле гомер, тигез тормыш, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез. Син олы җанлы, киң күңелле гаилә башлыгы, безнен таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җинеп, әти-әниеңә, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар чиксез.
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Яратып, әтиең Гусман, әниең Гөлфия, балаларың Ришат, Тимур, Эльвир һәм тормыш иптәшең Гүзәл.
Нет комментариев