Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Гөлнара Рәфхат кызы Яруллинаны юбилее белән котлыйбыз
Кадерле әниебез, туган көнең белән чын күңелдән тәбриклибез. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Ренат, балаларың Ралинә, Марат, Әнвәр, киявең Алмаз, туганың Рамил.
Нет комментариев