Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар безне сөендереп яшәргә насыйп булсын.
Чал чәчләрең, маңгай сырларың күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әни, картаюны белмә гомергә.
Һәрвакытта булдың өйнең яме, авыр чакта безгә син терәк,
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, улларың, оныкларың.
Нет комментариев