Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне
Картайгансың диеп, әйтмәгез сез
Минем әнине белгәннәр.
Бик сирәк ул сабырлыгын җыеп,
Сынмый көчле була белгәннәр.
Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озын гомер яшәргә язсын.
Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,
Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә,
Керфек какмый үткән озын төннәреңә,
Сөрт яшеңне – ул килешми күзләреңә!
Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,
Моң-зарыбызны шундук сизгән өчен,
Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен ,
Рәхмәт, әни, барысы өчен!
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы, олы җанлы, киң күңелле әниебез, сау-сәламәт бул, авыруларга бирешмә.
Кайтып кочса, иң зур бәхет
Куеныңа сыенып бетә.
Эзләмәгез хәзинәләр,
Әни ул өйдә көтә.
Кызларың Фирдания, Кәүсәрия, Рушания, Гөлсәрия, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев