Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Зөлфирә Кәрим кызы Садыйкованың 3 августта туган көне булып узды
Кадерлебез. Ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Изге теләкләр белән, Радик.
Нет комментариев