Мамадыш-Әкил авылында яшәүче иң якын кешеләребез - әниебез Мәдинә, әтиебез Шәүкәт Нәбиуллинарның 8 март көнне бергә гомер итә башлауларына 50 ел булып узды, ә 8 апрель көнне әтиебез Шәүкәт Хәлил улы 75 яшьлек юбилеен билгели
Безнең өчен иң кадерле булган әти һәм әни, сезне чын йөрәктән истәлекле даталар белән котлыйбыз!
Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Шушы матур тормыш өчен тырыштыгыз, инде рәхәтен дә бергә күрегез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирам зур сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Тирән хөрмәт белән, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев