Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Гөлмирә Кәлимуллинаның 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел көрлеге телибез.
Киленебез Гөлмирә туган нигезебезне саклап, гел безне колач җәеп каршы ала. Ачык күңелле, ярдәмчел, туган җанлы булганы өчен чиксез рәхмәтлебез. Киләчәктә дә шулай һәр көнгә шөкер итеп, тигезлектә, пар канатлы булып яшәргә насыйп булсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Нет комментариев