Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче кадерле әниебез Рания Наил кызы Нәхипованың 17 июльдә гомер бәйрәме, 65 яшьлек юбилее

17 июля 2024, 15:20

111

0

0

Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче кадерле әниебез Рания Наил кызы Нәхипованың 17 июльдә гомер бәйрәме, 65 яшьлек юбилее

Кадерлебез, юбилеең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, әрнү-сагыш белмичә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал.
Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңнын ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле!
Юбилеең котлы булсын,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Иң изге, якты теләкләр белән, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев