Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче Дания Гумәр кызы Шакированың 70 яшьлек күркәм юбилее
Кадерле әниебез! Син безнең өчен сабырлык, итагатьлелек үрнәге булып яшисең. Әнә шул тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезен тәшкил итә. Туган көнең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне, әтиебез белән иңгә-иң куеп, тирән картлыкка кадәр бәхеттә гомер итүегезне, җаның тыныч, күңелең бүгенгедәй киң булуын телибез. Яшәр елларың озын, барасы юлларың якты, сәламәтлегең корычтай нык, балаларың, оныкларың өчен күңелең горур булсын.
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,
Үтсен синең килер көннәрең.
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Иң кадерле кеше син безнең.
Барыбыз да сиңа баш иябез,
Сәламәт булып, озак яшә син.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев