Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгеш авылында яшәүче кадерле киленебез Наилә Нурулла кызы Шәрәфиеваның 18 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

18 января 2025, 08:00

67

0

0

Күгеш авылында яшәүче кадерле киленебез Наилә Нурулла кызы Шәрәфиеваның 18 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

Кадерле, кызыбыз кебек якын киленебез. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрчак нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

«Картаям», – дип хафаланма,
Узды вакыт чүт кенә.
И, гүзәл җан, синең өчен
Илли биш яшь чүп кенә.
Дулкынланмый ачып булмый
Гөлбакчаның капкасын.
Чәчәккә кырау төшүдән
Ходай үзе сакласын.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, туганнарың Флюра һәм Зәйтүнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев