Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгәй авылында яшәүче Вәрис Мансур улы Гайнуллинның 25 сентябрьдә юбилее

25 сентября 2024, 09:00

225

0

0

Күгәй авылында яшәүче Вәрис Мансур улы Гайнуллинның 25 сентябрьдә юбилее

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның мәрхәмәтен, игътибарын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың әти тормышта.
Әти дип, дәшәр кеше булгач,
Рәхмәтле без шушы язмышка.

Синнән бүген яшен сорамыйбыз,
Тик укыйбыз маңгай сырларын.
Синең куллар, синең эшләр әйтә
Ничә еллар инде узганын.

Нинди генә эштә эшләсәң дә,
Намуслы узды хезмәт юлларың.
Безнең өчен якты маяк - синең
Тормышыңда узган елларың.
Син булганга әти, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез.

Яратып, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев