Күгәй авылында яшәүче Рафиль Хәлим улы Сафинның 21 сентябрьдә туган көне
Кадерле әтиебез, сине чын күңелебездән котлыйбыз. Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сузләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең Мәдинә исеменнән, кызың Айгөл.
Нет комментариев