Күгәй авылында яшәүче яраткан әниебез Ясминә Кыям кызы Закированың 2 гыйнварда туган көне - 70 яшьлек юбилее
Газиз кешебез, кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз! Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле, шатлыклы көннәрдә, әти белән гел бергә матур итеп яшәргә язсын! Төпле киңәшең, җылы сузең, нурлы йөзең өчен сиңа бик зур рәхмәт! Син безнең зур терәк, син безгә бик кирәк!
Сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев