Кече Шырдан авылында гомер итеп, хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче әниебез Низамиева Роза Хәлим кызының 12 нче июньдә 90 яшьлек юбилее
Сабыр холыклы, кадерле әниебез, сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сәламәтлегең корычтай нык булсын, һәр туган көнгә шатланып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Тормышыбызга ямь өстәп тор. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән, киявең Илһам, кызың Лилия, оныкларың Илфат, Диана.
Нет комментариев