Кече Өтәк авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Илсөяр Гомәр кызы Нурмиева 23 февраль көнне 60 яшьлек юбилеен билгели
Кадерле әниебез! Чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы булып кал.
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәис, балаларың Эльвира-Рамил, Сиринә-Илнур, Илнар-Алия, Инсаф һәм барлык оныкларың да кушыла.
Нет комментариев