Каратмән авылында яшәүче Габделбарый Габдрахман улы Зиннәтуллинның 85 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, әни белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, һәр көнгә шатланып, озын гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әти.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән, кызың Фирая Фәйзуллина.
Нет комментариев