Карашәм авылында яшәүче газиз әниебез ФӘҺИМӘ ХӨСӘЕН кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга 15 апрель көнне 85 яшь тула
Поздравления

Карашәм авылында яшәүче газиз әниебез ФӘҺИМӘ ХӨСӘЕН кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга 15 апрель көнне 85 яшь тула

Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүеңне телибез.

Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әни бар! 

Олы рәхмәтебезне белдереп: кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Нет комментариев