Юынчы авылында яшәүче әниебез Төхвәтуллина Сания Төхвәт кызының олуг юбилее
Кадерле Әниебез,Дәү әниебез! Сине ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.
Гомер буе без – балаларың дип яшисең, бик зур рәхмәт сиңа, Әниебез!
Рәхмәт, Әниебез, барысы өчен ,
Без бәхетле синең яныңда.
Син һәрвакыт безгә ныклы терәк,
Тормыш ямьле тик син барында.
Изге теләкләр теләп,сине яратып,хөрмәт итеп,кызларың,кияүләрең,оныкларың.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Нет комментариев