Яшел Үзәндә яшәүче Тәнзилә Кәрим кызы Миндубаева күркәм юбилеен белән котлыйбыз
Поздравления

Яшел Үзәндә яшәүче Тәнзилә Кәрим кызы Миндубаева күркәм юбилеен белән котлыйбыз

Туганыбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын тоеп, кадер-хөрмәттә, тигезлектә яшәргә язсын. Һәрвакытта да ярдәмчел, киң күңелле булдың. Кылган изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Гомерләрнең кадерен белеп кенә
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.

Хөрмәт белән, Флера һәм Габбас Хәйруллиннар гаиләсе.

Нет комментариев