Яшел Үзәндә яшәүче Нурания Изгар кызы һәм Чыңгыз Рәхим улы Хәйруллиннарның 1 мартта гаилә коруларына – 50 ел
Кадерлеләребез, сезне ихластан алтын туегыз белән котлыйбыз.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез. Бер-берегезгә булган җы¬лы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, киләчәктә дә балалар игелеген тоеп, озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Яратып, кызларың Эльмира, Гүзәл, кияүләрең Сережа, Рөстәм, оныкларың Артур, Әмир, Адель һәм барлык туганнар.
Нет комментариев