Яшел Үзәндә яшәүче Гөлүзә Мөхәммәт кызы Фәйзуллинаның 13 августта 70 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән ихластан котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Киләчәктә дә, яшәү дәртеңне сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.
Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Изге теләкләр белән, Фәйзуллиннар гаиләсе.
Нет комментариев