Яшел Үзән районы, Татар Наратлы авылында яшәүче Гайнуллин Рәхимулла Ярулла улы белән Гайнуллина Нурания Гиниятулла кызы тормыш кырып яши башлауларына 60 ел
Олы хөрмәткә лаеклы, кадерле әти, әниебезне 60 ел бергә гомер кичерүләре - бриллиант туйлары белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Безгә балаларга гомер биреп, кадерләп үстереп, укытып кеше итеп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз! Сез гомер юлын намуслы хезмәттә үттегез! Иңне иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш кордыгыз! Көткән дөньяларыгыз ялт итеп тора, безнең өчен ул үрнәк һәм горурлык! Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тигез тормыш телибез, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер хөрмәтенә төренеп яшәгез! Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Бриллиант туегез котлы булсын!
Иң изге теләкләр белән:
Улыгыз Рушан, киленегез Дания, оныкларыгыз Рәдис белән Камилә һәм кызыгыз Нурия.
Нет комментариев