Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче Илһамия белән Хәмит Хәлиуллиннарның бергә тормыш корып яши башлаганнарына 6 июль көнне 45 ел булып узды

08 июля 2024, 12:50

81

0

0

Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче Илһамия белән Хәмит Хәлиуллиннарның бергә тормыш корып яши башлаганнарына 6 июль көнне 45 ел булып узды

Әти-әни, без сезгә тигез, бәрәкәтле, бәхетле гомерләр телибез, исән-сау безне сөендереп, озын-озак яшәгез. Сез безгә кирәк, сез безгә терәк, без сезне яратабыз!

Тәрәз төпләрендә үскән пар гөлләрдәй,
Парлап гомер юлын үтәсез.
Әти-әни тигез булган өчен,
Без бәхетле булып үскәнбез.
45 ел гомер узып киткән,
Туй көннәре калган еракта.
Кайнарлыгын сезнең мәхәббәтнең
Йөрәкләрдә еллар яңарта.
Алтын туйлар алда көтсен әле,
Утырырга язсын парлашып.
Гомер бирсен Раббым, яшәр өчен,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Сез утырткан сөю гөлегезнең
Җимешләре булды татырга.
Хәзер инде сезне яратып,
Оныклар бар җыелып кайтырга.
Әти-әни, әби-бабай, диеп,
Язсын әле озак дәшәргә.
Пар канатта, бары тигезлектә,
Гомер булсын алда яшәргә.

Иң изге теләкләр теләп: өч кияү, өч кыз, алты онык, кода-кодагыйлар, туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев