Бүген Югары Урысбага авылында яшәүче Фәндияр Фәиз улы Ногомановның 80 яшьлек юбилее
Бәхетле кешеләргә олуг юбилейлар насыйп була. Безнең кадерле әтиебез – Фәндияр Фәиз улы Ногомановның 80 яшьлек юбилее. Алар әниебез белән Югары Урысбага авылында 53 ел бергә матур гомер итә.
Меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча яратуың, гаделлеккә, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда җылы мунчаңны ягып каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, яшәү өлгебез, балаларыбызга да ягымлы, кайгыртучан дәү әти. Әти, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман ныклыгы телибез. Өебез һәрвакыт ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгыз игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып озак гомер итегез. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Алдагы көннәрдә дә безнең уңышларга сөенеп яшәргә язсын иде сезгә.
Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Сине яратып, тормыш иптәшең Зәйтүнә һәм балаларың.
Нет комментариев