Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче Нәбиулла Кәлимулла улы Хәмитовның 7 октябрьдә 85 яшьлек юбилее

07 октября 2024, 11:10

129

0

0

Бакырчы авылында яшәүче Нәбиулла Кәлимулла улы Хәмитовның 7 октябрьдә 85 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, киленнәр-кияүләр, кода-кодагыйлар ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер буе машина рулен тотып, күпме юллар урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә булгандыр. Әмма шушы һөнәреңә тугры калып, хезмәткәрләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларың бәхетле булсыннар дип, эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез!

Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми шатлык белән,
Үтсен синең килер көннәрең.

Яратып, балаларың, киленнәрең, кияүләрең, 9 оныгың, 8 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев