Бакырчы авылында яшәүче кадерле әтиебез Салахиев Рафис Рашит улы 60 яшьлек юбилен билгеләп үтте
Поздравления

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әтиебез Салахиев Рафис Рашит улы 60 яшьлек юбилен билгеләп үтте

Әти! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә!

  Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың.

Нет комментариев