Бәчек авылында туып-үскән, Васильево бистәсендә гомер итүче Рузалия Әгъләм кызы Җиһангирова 17 май көнне 85 яшьлек юбилеен билгели
Сөекле әниебез, дәү әниебез, әбиебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Чын күңелдән, яратып, Маннаповлар гаиләсе.
Нет комментариев