Бәчек авылында туып, Яшел Үзәндә гомер итүче Фирдәүсә Гарафетдин кызы Сөнгатуллинаның бүген 90 яшьлек юбилее
Кадерлебез, сине чын күңелебездән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз! Син – безнең өчен ныклык үрнәге, сабырлык һәм шәфкатьлелек символы. Гомер буе туганнарыңа терәк, гаиләңә җылылык биреп яшисең. Синең хезмәт сөючәнлегең, кешелеклелегең, сабыр холкың безнең өчен һәрчак үрнәк булып тора. Без синең белән горурланабыз һәм чиксез яратабыз. Алдагы көннәрең тыныч, сәламәтлегең нык, күңелең күтәренке булсын. Якыннарыңның игътибарын, мәхәббәтен тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Өебезгә синең елмаюың, догаларың ямь өстәсен.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең һәм барча туганнарың.
Нет комментариев