Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәчек авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Камил улы Җиһангировның 22 июльдә гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее

22 июля 2024, 12:00

103

0

0

Бәчек авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Камил улы Җиһангировның 22 июльдә гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Сабыр, изге күңелле, тормышыбызда терәк һәм үрнәк булдың, әтиебез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, озак-озак яшәвеңне теләп калабыз.

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз да шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Мәңге яшә, әти, авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш,
Юлдаш булсын килер көннәрдә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән, әниебез,
балаларың: Данил – Чулпан,
Рамил – Гөлшат; оныкларың:
Динар, Ләйсән, Илнур, Наил,
Асылъяр. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев