Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәчек авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлнур Хәерҗан кызы Гыймадиеваны 9 майда булачак туган көне белән котлыйбыз!

09 мая 2024, 10:00

174

0

0

Бәчек авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлнур Хәерҗан кызы Гыймадиеваны 9 майда булачак туган көне белән котлыйбыз!

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа! Алдагы көннәреңдә җан тынычлыгы белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, Ходай биргән гомерне әти белән бергә, пар канатлар булып, тигезлектә, шатлык-сөенечләргә күмелеп, балаларыңның һәм оныкларыңның хөрмәт-ихтирамын тоеп, якыннарыңның игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез! Без сине бик яратабыз!

Өебезнең кояшы — син,
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Тормышыңның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.
Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала-ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.
Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез олыгайгач та,
Әни диеп эндәшик.
Туган көнең котлы булсын!
Безгә бергә бик рәхәт!
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, киленең, киявең, оныкларың Айзат, Аяз, Сәид, Азиза.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев