Әлфия Габделсамат кызы Гафиятуллинаны юбилее белән котлыйбыз!
Олы Ачасырда яшәүче якын туганыбыз ӘЛФИЯ ГАБДЕЛСАМАТ кызы ГАФИЯТУЛЛИНАны якынлашып килүче юбилее белән котлыйбыз.
Син безнең һәрвакытта да сабыр, көчле рухлы, тыйнак һәм кешелекле булдың. Гомер бәйрәмеңдә сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет, авыр, әмма мактаулы эшеңдә уңышлар телибез. Киләчәктә дә якыннарыңның яратуын, укучыларыңның хөрмәтен тоеп, һәр көнгә шатланып яшәргә язсын.
Мәктәп сукмакларын урый-урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит.
Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
Күңел һаман 18дә бит!
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Изге теләкләр белән, Мәдинә апаең һәм барлык туганнар.
Нет комментариев