Акъегет авылында яшәүче Сания Гафиятуллинаның 4 мартта 90 яшьлек юбилее
Туган көне бүген әниемнең,
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал, ап-ак булса да.
Җиде баласына бүлеп биргән
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдынада картайды шул,
Киң күңелле анам – алтыным.
Тарсынма әле, әнием, бу дөньяны,
Сыкранма әле, әнием, авыр дип.
Яшә әле, яшә, озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән, кызың Рәмзия гаиләсе.
Нет комментариев