Акъегет авылында яшәүче Рәмзия Рифкат кызы Нотфуллинаның 24 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел көрлеге, шатлык-куанычларга бай, бәрәкәтле көннәр телибез. Әти белән тигезлектә, безнең – балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга сөенеп, һәрчак терәк булып, яшәргә насыйп булсын. Алтынга тиң киңәшләрең, хәер-фатихаң, изге догаларың өчен рәхмәт, әни!
Әйдә, әйдә, гомер үтсә үтсен,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көнгә сәламәтлек белән
Куанычлар гына өстәлсен.
Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
“Бисмилла” дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңыңда.
Иң изге теләкләр белән, балаларың һәм оныкларың.
Нет комментариев