Акъегет авылында яшәуче кәдерле Әти-Әниебез Шәмсиев Рәшит һәм Шәмсиева Рузалиянең 50 яшьлек алтын туй көне белән ихлас куңелдән котлыйбыз
Аллаһы Тәгалә сезгә тигезлектә,балалар-оныкларыгызның игелеген,шәфкәтен күреп,куанычлы,бәрәкәтле мул тормышта сөенеп,озын-озак бергә яшәргә насыйп итсен.
Ходай биргән олы бүләк бит ул-
Тигезлектә гөмер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла,күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәләмәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз,кияүләрегез,киленегез,онык-оныкчыкларыгыз исеменнән улыгыз Рәүф!
Нет комментариев