Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Ходай биргән гомереңне хәләл җефетең - әниебез белән балаларыгызның, оныкларыгызнының игелеген күреп, тигезлектә кичерергә язсын.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Бүген синең - 55 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып,
100 гә кадәр яшә әле.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныкларың.
Нет комментариев