Акъегет авылында яшәүче Фәридә Сәлахетдин кызы Вәлиуллинаның 3 ноябрьдә 95 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез, дәү әниебез, әбиебез, олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәрәкәтле булсын. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, синнән үрнәк алып, барлык балаларың, кияүләрең-киленнәрең, оныкларың-оныкчыкларың
Нет комментариев