Акъегет авылында яшәүче апаебыз Зәйтүнә Минулла кызы Борһанованың 18 гыйнварда 75 яшьлек юбилее
Хөрмәткә лаек,безнең өчен бик кадерле булган апаебызга иң мөһиме- сәламәтлек, җан тынычлыгы белән шатлык –сөенечләргә төренеп балаларыңның, киленнәреңнең, оныкларыңның, туганнарыңның хөрмәтен,ихтирамын тоеп яшәргә язсын! Син безгә һәрвакыт үрнәк булдың, акыллы киңәшләреңне бирдең, ачык йөзле булдың. Рәхмәтебезнең иң олысын сиңа юллыйбыз кадерлебез.
Туган көнең котлы булсын апай!
Озак еллар язсын яшәргә,
Кочагыңа безне кысып алып,
Туганнарым, сез минем, диеп дәшәргә!
Сине яратып туганнарың исеменнән Закировлар гаиләсе
Нет комментариев