Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез! Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа рәхмәтле. Син безнең таянычыбыз яклаучыбыз hәм саклаучыбыз. Синдәй әти hәм бабай булу — олы бәхет, шатлык hәм горурлык ул. Балаларыңа hәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, онык-оныкчыкларыңа яраткан hәм кадерле бабай син. Безне үстереп кеше иткәнең, биргән тәрбияң, жылы сүзләрең алтын киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Гел шулай безнең терәгебез булып исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта
яшә әти.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсын безнең күңелдә
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә
Гомерлэрен озын булсын әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә:безнең өчен җирдә,
Син-иң изге һәм кадерле.Сине яратып һәм хөрмәт итеп балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев