29 апрельдә Юынчы авылының иң уңган, чибәр, иминиятләштерү өлкәсендә 40 еллык эш стажы булган Розалия Габдрахман кызы Сафиуллинаның 70 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң якты, изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән тигез парлы тормышта яшәвеңне телибез!
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге,
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Иң изге теләкләр белән, хезмәттәшләрең.
Нет комментариев